Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан буенча «Казан халыкара мөселман киносы кайтавазы» узачак

Татарстан буенча «Казан халыкара мөселман киносы кайтавазы» узачак

admin 17.10.2016

(17 октябрь, 2016 ел) 27 октябрьдән Татарстан «Татаркино» дәүләт мәдәният бюджет учреждениесе «Казан халыкара мөселман киносы кайтавазы» проектын тормышка ашыра. Бу хакта «Мир» кинотеатры сайтында хәбәр ителә.

Clipboard89

Татарстанның 25 районында агымдагы ел фестиваленең 30 фильмын 30 меңгә якын тамашачы карый алачак. Проект кысаларында Татарстанда иҗади очрашулар һәм мастер-класслар булачак, күчмә чаралар оештырылачак. «Мир» кинотеатрында киномарафон ел дәвамында киләсе ел фестиваленә заявкалар кабул итү тәмамланганчы барачак.

Казанда «Кайтаваз» режиссер Тунку Мона Ризаның «Смирение» (Redha) малайзия картинасыннан башланачак. Фильм Казанда берничә бүләккә лаек булган һәм ике номаниациядә («Кино сәнгатендә гуманизм» өчен Татарстан Президенты махсус , тулы метражлы фильмда иң яхшы ир-атлар роле өчен һәм «Фестиваль шигаренә туры килүе һәм гаилә кыйммәтләренә үзенчәлекле караш» өчен кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре гильдиясенең махсус бүләгенә) җиңгән. Фильм «Чит телдә иң яхшы фильм» номинациясендә «Оскар» премиясенә тәкъдим ителгән. Фильм тормышны үзенчә кабул итүче аутист бала турында. Картина реаль вакыйгаларга нигезләнеп эшләнгән, режиссер озак вакыт аутист балалар тормышын күзәткән. Кино «Мир» кинотеатрында күрсәтелгәч фикер алышу булачак.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57