(24 июль 2018) Татарстан чит ил студентлары саны буенча Россия төбәкләре өчлегенә кергән. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.
Быелның гыйнварыннан июнь аена кадәр Татарстанга барлыгы 8 мең 143 чит ил студенты килгән. Узган елгы нәтиҗәләр буенча, Омск өлкәсе (6 мең 551 кеше) өченче урынны биләгән.
2018 елда Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе (33 мең 974) – беренче, Мәскәү шәһәре (30 мең 568) икенче баскычта урнашкан. Новосибирск өлкәсе (6 мең 753) – дүртенче, Томск өлкәсе (6 мең 582) — бишенче урында.
Быел Россиядә чит ил студентлары саны 10 процентка арткан. Гыйнвар-июнь айларында илгә, белем алу өчен, 187 мең 232 кеше (узган елның шул чорында – 169 мең 233) килгән.