Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан делегациясе Россиякүләм милли бердәмлек форумында катнаша

Татарстан делегациясе Россиякүләм милли бердәмлек форумында катнаша

admin 22.11.2017

(22 ноябрь 2017) Пермь шәһәрендә Россиякүләм милли бердәмлек форумы уза. Форум эшендә Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм республиканың Халыклар Дуслыгы йортлары вәкилләре катнаша.

 

IMG-20171122-WA0012

Татарстан делегациясе – ТР Президенты Аппаратының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе җитәкчесе Данил Мостафин, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов, ТР удмуртларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Андрей Герасимов, Татарстан халыклары Ассамблеясенең Алабугадагы вәкиллеге җитәкчесе Зөләйха Эмирбекова, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге Халыклар Дуслыгы йортлары директорлары Ландыш Ишалина һәм Васыл Хафизов – Пермьдә 24 ноябрьгә кадәр булачак.

Форум ачылышында Милләт эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов татар шагыйре Г. Тукайның шигыреннән өзекне искә алды:

«Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? — Без туган бер җепкә бергә теркәлеп». Әлеге юллар Пермьдә узучы форумның гына түгел, ә безнең уртак эшчәнлегебезнең дә төп темасы булсын».

Быел  агентлык тарафыннанрегиональ җитәкчеләр өчен милли сәясәттәге көнүзәк мәсьәләләр буенча семинарлар сериясе дә чыгачагын әйтте ул.

Форум барышында дәүләт милли сәясәте өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләр һәм хөкүмәт вәкилләре милләтара мөнәсәбәтләр проблемалары, илебездәге халыкларның этно-мәдәни үсеше мәсьәләләре буенча фикер алышачак, шушы өлкәдәге эшчәнлекне һәм проектларны тормышка ашыруның дәрәҗәсен бәялиячәк.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Казанда Бөтенроссия мөслимәләр корылтаеның 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла
Далее: Киләчәктә Казанда Татар хатын-кызлары музее ачылырга мөмкин

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57