Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда татар театрының 110 еллыгына күргәзмә ачыла

Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда татар театрының 110 еллыгына күргәзмә ачыла

admin 01.11.2016

(1 ноябрь, 2016 ел) 3 ноябрьдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында урнашкан  Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда «Татар мәдәнияте коды: беренче татар театрына 110 ел» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәдә Сәхибҗамал Гыйззатуллина-Волжская, Фатыйма Ильская, Кәрим Тинчурин, Хәлил Әбҗәлиловның шәхси әйберләре куелачак.

Күргәзмә беренче профессиональ театрга нигез салыну һәм үсешен күзалларга ярдәм итә, 110 еллык тарихында татар театры миллионлаган тамашачылар, төрле буын вәкилләре, милләтләр һәм конфессияләр мәхәббәтен яулаган, Татарстан һәм бөтен төрки дөньяның мөһим мәдәни символы һәм республика халык мирасы булган.

Экспозициядә уникаль архив документлары, спектакльләр афишалары, буклетлар һәм программалар, костюмнар һәм декорацияләр сызымнары, фотографияләр, газеталар һәм журналлар, Сәхибҗамал Гыйззатуллина-Волжская, Фатыйма Ильская, Кәрим Тинчурин, Хәлил һ.б. шәхси әйберләре куелачак.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57