Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан этномәдәни үсешкә 10 млн сум чамасы федераль субсидия алачак

Татарстан этномәдәни үсешкә 10 млн сум чамасы федераль субсидия алачак

admin 03.04.2015

(3 апрель 2015)  Бу хактагы карарны Россия Премьер-министры имзалаган.

 РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев агымдагы елда төбәкләргә Россия милләте берлеген һәм Россия халыкларының этномәдәни үсешен ныгытуга субсидия бүлеп бирү турында карар имзалады.

Бүген хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында дөнья күргән документта, бу максатларга 338 млн сум чамасы субсидия бүлеп бирелә, диелгән. Аерым алганда, гражданлык берлеген һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга 205,2 млн сум бүлеп бирү каралган, ә Россия халыклары үсешенә – 133,2 млн сум.

Татарстан этномәдәни үсешкә 10 млн сум чамасы федераль субсидия алачак. Шулай итеп, Россиянең 43 төбәге бу максатларга бюджеттан ярдәм алачак. Милләтара мөнәсәбәтләрне яхшыртуга иң күп субсидия, ягъни 20 млн сумнан артык акча Дагстан Республикасына һәм Башкорстанга каралган. Шулай ук Пермь краена 17 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк, Ставрополь краена — 15 млн сумнан артык, Иркутск өлкәсенә -13 млн сум чамасы.

Чыганак: «Татар информ» ИА

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57