Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан әзербайҗаннары яңа иҗтимагый оешмага берләште

Татарстан әзербайҗаннары яңа иҗтимагый оешмага берләште

admin 09.11.2020

(9 ноябрь 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында ТР әзербайҗаннарының яңа төбәк иҗтимагый оешмасын гамәлгә кую буенча җыелыш узды. Җыелыш эшендә әзербайҗаннарның республика районнарындагы җирле берләшмәләре вәкилләре дә катнашты. (ФОТО)

IMG_5474

Җыелышны ачып, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев җыелганнарны әлеге әһәмиятле вакыйга белән котлады һәм, иҗтимагый оешманың төп максаты үз халкының телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм ватандашларга ярдәм итүдә, дип белдерде. Шулай ук ул оешма идарәсенең яңа составына, килеп туган проблемаларны бергәләп хәл итү өчен Татарстанның һәр муниципаль районында яшәгән ватандашларның ничек тормыш итүен белергә кирәк, дип киңәш бирде.

IMG_5735

Бу фикерне Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов та хуплады. Җирлекләрдә, гадәттә, ватандашлар белән эшләү буенча зур тәҗрибә туплана, һәм бу тәҗрибәне региональ оешма эшендә дә исәпкә алырга кирәк, диде ул.

IMG_5780

Гамәлгә кую җыелышында Татарстанның 14 районыннан һәм шәһәреннән барлыгы 100 дән артык делегат катнашты. Тавыш бирү юлы белән алар яңа оешма — ТР әзербайҗаннарның төбәк иҗтимагый оешмасы уставын һәм җитәкчелек органнарын расладылар. Шулай итеп, яңа Устав нигезендә, барлык муниципаль әзербайҗан җәмгыятьләре җитәкчеләре автомат рәвештә оешма Идарәсе составына керә. Оешманың рәисе итеп ТР атказанган төзүчесе, «Мостостроительное управление» ҖЧҖ генераль директоры Бәһрам Талыб оглы Мостафаев сайланды. Җыелышта билгеләп үтелгәнчә, яңа җитәкче вазифасы аңа Татарстанның барлык әзербайҗаннарын берләштерү һәм хезмәттәшлек урнаштыруда гына түгел, хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар белән әңгәмәләр алып бару мәсьәләсендә дә зур җаваплылык йөкли.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57