Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан фәннәр академиясе милли темаларны күтәргән яшьләргә махсус стипендия бирә

Татарстан фәннәр академиясе милли темаларны күтәргән яшьләргә махсус стипендия бирә

admin 11.09.2017

(11 сентябрь, 2017 ел) Татарстан фәннәр академиясе Татарстан халкы тарихы һәм татар халкы мәсьәләләрен тикшерүче, милли темаларны яктыртучы студентлар өчен  махсус стипендиягә конкурс  оештыра. Бу хакта Татарстан фәннәр академиясенең матбугат үзәге хезмәткәре Эльвира Моратова хәбәр итте.

Clipboard73

“Талантлы яшьләрне фәнгә тарту максатыннан гамәлгә ашырылган махсус стипендиягә, үз хезмәтләрендә этник һәм дини каршылыкларны табу һәм чишү юлларын күрсәткән студентлар да дәгъва итә ала, — ди Эльвира Моратова. — Академия тарафыннан тәгаенләнгән стипендияне төрле өлкәләрдә тырышлык күрсәткәннәр дә лаек була ала. Татарстан фәннәр академиясендә мондый проект 1998 елдан бирле тормышка ашырылып килә. Конкурста Казан федераль университеты, Казан милли-тикшеренү техник университеты (КНИТУ) һ.б. югары уку йортлары студентлары актив катнаша”.

Исегезгә төшереп узабыз: Татарстан фәннәр академиясе тарафыннан 2017-2018 уку елының көз-кыш семестрына югары уку йортлары студентлары өчен бәйге игълан ителде. Фәннәр академиясе югары уку йортларында белем алучы, талантлы яшьләрне фәнгә тарту максатыннан оештырылган махсус стипедиянең күләме семестрга 15 мең сум һәм иң яхшы 15 студентка бирелә.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Халыклар Дуслыгы йортында Донецктан килгән рәссам эшләре күргәзмәсе ачыла
Далее: Казан кинофестивале җиңүчеләре ачыкланды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57