Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан фин-угор халыкларының беренче республика фольклор фестиваленә әзерләнә.

Татарстан фин-угор халыкларының беренче республика фольклор фестиваленә әзерләнә.

admin 06.02.2015

(6 февраль) Республиканың мәдәният министрлыгында фестивальне оештыру комитетын төзү, аңа әзерлек чаралары турында фикер алыштылар.Оештыру комитетына Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты белгечләре дә керәчәк.
Татарстанда 50 меңнән артык фин-угор халкы яши. Аларның күбесе күпмилләтле Чаллы каласында гомер итә. Яр Чаллы шәһәренең удмурт җәмгыяте рәисе, «Зардон» удмурт фольклор ансамбле җитәкчесе Валентина Билык фестивальне уздыру башлангычы белән чыккан. Фестивальнең гала-концерты октябрь аенда Яр Чаллы каласында узар дип ниятләнә. Фестивальне оештыручылар арасында шәһәрнең Халыклар Дуслыгы йорты да бар. Фестиваль кысаларында мари, удмурт, мордва халык фольклорлары буенча мастер-класслар уздыру да каралган. Бүген фестивальгә үзенчәлекле исем табу максатыннан республиканың күпмилләтле халкы арасында бәйге игълан ителде. Темасын тулысынча ачып биргән кызыклы исем авторы фестивальнең иң хөрмәтле кунагы булачак дип көтелә. Тәкъдимнәрне безнең Интернет-Порталга да җибәрергә була.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57