Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Татарстан гүзәле»нә Ассамблея һәм Дуслык йортыннан бүләк тапшырылды

«Татарстан гүзәле»нә Ассамблея һәм Дуслык йортыннан бүләк тапшырылды

admin 31.01.2022

«Пирамида» концерт-күңел ачу комплексында «Татарстан гүзәле» XXIV Республика матурлык конкурсы финалы узды. Финалга өч дистә катнашучы чыкты, кызлар өч дисциплинада көч сынашты: «Визитка», «Купальникларда дефиле» һәм «Блиц-интервью».

Берничә атна дәвамында конкурсантлар сәхнәгә чыгуга актив әзерләнделәр. Бу эштә аларга профессиональ төркем ярдәм итте, аның составына сәхнәгә куючы режиссерлар, хореографлар, стилистлар һәм фотографлар керде. Катнашучылар арасына эләгү өчен, билгеле бер таләпләргә туры килергә кирәк иде: 14тән 23 яшькә кадәр булырга, модель стандартларына туры килә торган гармонияле тышкы кыяфәт һәм гәүдә төзелеше, ачык индивидуальлек, сөйкемлелек.

«Мисс Казан» таҗына Ралинә Әхмәдуллина ия булды. Икенче вице-мисс титулын Ксения Кирсанова, беренче вице-мисс таҗын Рамина Пронина алды.

«Татарстан гүзәле» титулына Анна Атаманова лаек булды. Ул «Россия гүзәле-2022» матурлык конкурсында республиканы тәкъдим итәчәк.

Анна Атамановага Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты исеменнән махсус бүләк — кул сәгатен — «Дөнья энҗесе — 2021» Халыкара матурлык һәм талант конкурсында җиңү яулаган Анаит Хачатурян тапшырды. «ТР әрмәннәренең милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы 2022 елда матурлык конкурсының партнеры булды.

 

Фото: Татар-информ

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге KazanFirst материалы буенча

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57