(23 март 2015) Бүген Татарстан халыкларының Дуслык Йортына Дагстан Республикасының милли сәясәт министры урынбасары, Дагстан халыкларының Дуслык Йорты директоры Текрар Ахмедов җитәкчелегендәге делегация килде. Делегацияне Татарстан халыклары Ассамблеясының башкарма комитеты рәисе Николай Владимиров һәм Дуслык Йорты директоры Ирек Шәрипов каршы алды.
Кунаклар Ассамблея һәм Дуслык Йорты эшчәнлеге, аның үзенчәлекләре белән таныштылар, Дуслык Йорты музеенда, күптән түгел оешкан Информацион үзәктә булдылар, Ассамблея һәм Дуслык Йортының Интернет- порталы белән танышып, үзләренең уңай фикерләрен җиткерделәр. Порталда Татарстанда яшәүче дагстанлылар оешмасының да сайты бар. Анда көн саен ике республика арасындагы хезмәттәшлек, мәдәни, сәяси мөнәсәбәтләргә, дагстанлылар оешмасының эшчәнлегенә багышланган информацияләр урын ала.
Дагстанда 50гә якын милләт вәкиле яши. Республиканың Дуслык Йорты моннан бер ел элек кенә ачыла. Аның җитәкчелеге Рәсәйнең төрле регионнарында булып милли сәясәтнең торышы һәм аны алып бару юнәлешләрен тирәнтен өйрәнәнүне үзенә максат итеп куйган. Күптән түгел Мәскәү шәһәре Дуслык Йорты белән үзара хезмәттәшлек турында Килешү төзелгән. Бүген шундый ук Килешү Татарстан халыклары Дуслык Йорты белән дә төзелде.
Дуслык Йорты директоры Ирек Шәрипов үз чыгышында Дагстан Республикасының Татарстандагы вәкилләре белән үзара дус һәм тату яшәүне билгеләп үтте. “Мондый хезмәттәшлек яңа төзелгән Килешү кысаларында тагын да баетылыр һәм ныгыр дигән өметтә калабыз”,- диде ул.
Текрар Ахмедов Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йортына тирән хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен җиткерде. Аның сүзләренә караганда, әлеге Килешүне нәкъ менә Татарстан белән төзү идеясе Дагстан Республикасы тарафыннан күптән ниятләнгән булган. Чөнки һәр ике республика күпмилләтле, мәдәниятлары бик күп уртак төсмерләргә ия.
“Татарстан Рәсәйнең башка регионнары арасында иң тотрыклы милли сәясәт алып баручы төбәкләрнең берсе булып тора. Әлеге Килешү ике республиканың дәүләт структуралары һәм күпмилләтле халыклары арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлекне тагын да югары нәтиҗәләргә этәрер дигән өметтә калабыз”, — диде Дагстан Республикасының милли сәясәт министры урынбасары, Дагстан халыкларының Дуслык Йорты директоры Текрар Ахмедов.