Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан һәм Әстерхан өлкәсенең яшьләр оешмалары арасындагы килешү имзалады

Татарстан һәм Әстерхан өлкәсенең яшьләр оешмалары арасындагы килешү имзалады

admin 29.07.2019

(29 июль 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты Әстерхан өлкәсе делегациясен кабул итте. Делегация составына яшьләр программалары һәм проектлары дирекциясе вәкилләре кергән – иҗтимагый һәм милли-мәдәни оешмалар студентлары һәм активистлары. (ФОТО)

 

Визит делегации из Астраханской области

Кунакларны Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова һәм Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров каршы алды. Экскурсия барышында алар Ассамблея һәм Дуслык йорты эшчәнлеге һәм бурычлары, милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре тарафыннан чит ил гражданнарына күрсәтелүче социаль ярдәм турында сөйләделәр, бинада урнашкан заллар, Дуслык музее белән таныштырдылар, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе һәм мәгълүмат үзәге эше турында әйтеп үттеләр.

Визит делегации из Астраханской области

Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе эшчәнлеге белән оешманың рәисе Тимур Кадыйров таныштырды. Ул күпмилләтле яшьләр һәм студентлар белән эшләү механизмы, Яшьләр Ассамблеясе  проектлары турында сөйләде.

Әстерхан өлкәсе вәкилләре дә үз төбәкләрендәге эш механизмы белән уртаклаштылар, Әстерхан территориясендә 30лап милли-мәдәни берләшмә барлыгын әйттеләр. Моннан тыш, биредә Халыклар дуслыгы йортын төзү эшләре бара икән.

Визит делегации из Астраханской области

Экскурсиядән соң ике як вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл утырышы узды. Фикер алышу барышында Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе һәм ДБУ «Яшьләр программалары һәм проектлары дирекциясе» арасындагы килешү имзаланды. Килешү асылында Татарстан һәм Әстерхан өлкәсе халыклары арасындагы дуслык һәм тынычлыкны ныгытуда  гуманитар өлкәдәге элемтәне булдыру, шулай ук яшьләр оешмалары потенциалын үстерү ята.

Визит делегации из Астраханской области

Әстерхан өлкәсендәге иң мөһим бурычларның берсе – тынычлык һәм татулыкны саклау, дип белдерде ДБУ «Яшьләр программалары һәм проектлары дирекциясе» директоры Юлия Гурьева. Биредә милли-мәдәни берләшмәләр, этноконфессиональ совет эшли, милли бәйрәмнәр оештырыла икән. Милли һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә Әстерханның Татарстан тәҗрибәсен өйрәнүе турында да әйтеп үтте Юлия Гурьева.

Визит делегации из Астраханской области

«Сез тудырган эшкә сокланмый булдыра алмыйбыз без. Даими рәвештә порталыгызны өйрәнәбез. Эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә, шул исәптән дәүләт яшьләр сәясәтендә дә, беренчелекнең сезнең кулда икәнен беләбез», — дип сөйләде Юлия Гурьева.

«Халыклар дуслыгы йорты – ул үзенә тартып торучы үзәк, ул төрле инициативалар күрсәтү, ул яшьләргә ни дә булса бирү», — диде Юлия Гурьева

Очрашу ахырында ул Яшьләр Ассамблеясе активын Әстерхан өлкәсендә ел да оештырылучы «Selias» халыкара яшьләр белем бирү форумына чакырды.

Визит делегации из Астраханской области

«Бүген яңгыраган тәҗрибәләр бездә кулланыш табар, яшьләрне рухландырыр дип ышанып калам», — дип йомгаклады сүзен Юлия Гурьева.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: «Печән базары» фестивалендә быел 120 дизайнер катнашачак
Далее: Рус, үзбәк, таджик һәм грузин Дуслык көненә багышланган видеотасмада төштеләр

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57