(17 июль, 2015 ел) Аерым алганда, җирле үзидарә үсешенә үзара ярдәм күрсәтү, республикаларның муниципаль берәмлекләре арасында үзара ярдәм оештыру турында килешенде
ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Карелиягә эшлекле сәфәр кылды. Сәфәрнең төп нәтиҗәсе буларак, Татарстан һәм Карелия Республикалары муниципаль берәмлекләр советлары арасында муниципальара хезмәттәшлек һәм үзара йогынты турында килешү имзаланды. Документка әлеге советларның рәисләре Минсәгыйть Шакиров һәм Юрий Разумейчик кул куйды.
Килешүдә, аерым алганда, ике як территориясендә җирле үзидарә үсешенә үзара ярдәм итешү, республикаларның муниципаль берәмлекләре арасында үзара ярдәм оештыру, Татарстан һәм Карелия арасында икътисади-сәүдә, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүләр әзерләгәндә координацияләү, икътисади вазгыять, социаль яклау һәм җирле халыкка хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча килештерелгән чаралар уздыру турында сүз бара.
Яклар шулай ук җирле үзидарә үсешенә юнәлтелгән программаларны һәм проектларны эшләү һәм гамәлгә ашыру буенча уртак карарлар кабул итү, мәгълүмат, шул исәптән җирле үзидарә реформасын тормышка буенча норматив һ.б. документлар, белән алмашуны оештыру, хокукый, методик һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтү һ.б. турында килеште.
Килешү кысаларында “Территорияләр үсеше факторы буларак Карелиянең һәм Татарстанның милли-мәдәни традицияләре” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция, җирле үзидарәне башкаруда дәүләт инициативаларына дәүләт ярдәме мәсьәләләренә багышланган фестиваль, дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр өлкәсендә ике республика халыкларының гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән иң яхшы практикалар семинары уздыру, шулай ук якларның муниципаль берәмлекләренең предприятиеләре һәм оешмаларының турындан-туры эшлекле хезмәттәшлеген урнаштыру буенча “Дуслык инвесторы” мәгълүмати системасын будыруны күздә тота.
Бу хакта ТР муниципаль берәмлекләр советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru/news/ сайтыннан алынды