Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан һәм Казахстан ФАСы берләшә

Татарстан һәм Казахстан ФАСы берләшә

admin 19.03.2016

(19 марта, 2016 ел) Шушы көннәрдә Казанга тугандаш Казахстан республикасыннан монополиягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре килде.

Тәҗрибә уртаклашуга корылган сәфәр ике як өчен дә бик файдалы узды. Татарстанның антимонополия хезмәткәрләренә Казахстан коллегаларының бәяләрне контрольдә тоту һәм сәүдә үзәкләре белән эшчәнлеге бигрәк тә кызыксындырды. Ике республиканың да законнары охшаш, шуның өчен казанлылар казахларның тәҗрибәсен сынап карарга әзер. Ә кунакларга Татарстандагы сату-алу процессының ачык булуы шаккатырган. Татарстанда бу юнәлештә инде күптәннән эшлиләр, ә күрше дәүләттә әле эш башлана гына.

– Теләсә кайсы тармакта килешү-сөйләшүләр бар, бу исә конкурентлыкка тәэсир итә. Шуның өчен дә сату-алуларны ачык итәргә, алдан сөйләшүләрне бетерергә тырышабыз, – ди Казахстанның милли икътисад министрлыгының конкуренцияне саклауда табигый монополияләрне идарә итү комитететы рәисе урынбасары Асан Дарбаев. – Безнең менталитет, законнар җыелмасы охшаш, шуның өчен бу юнәлештә нәтиҗәле эшләрбез дип уйлыйм.

http://intertat.ru

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57