(6 февраль) Дин әһелләре мөфтиятләр арасында хезмәттәшлек турында сөйләште.
Татарстан һәм Коми Республикалары мөселманнары Диния нәзарәтләре рәисләре Камил хәзрәт Сәмигуллин белән Вәлиәхмәт хәзрәт Гаязов очрашты. Очрашу ТР мөфтиятендә узды.
Дин әһелләре мөфтиятләр арасында хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр, тәҗрибә уртаклаштылар.
Татарстан мөфтие Комидан килгән кунакка республика өммәте, мөфтият планлаштырган эшләр хакында сөйләде. Бу елның нәзарәт тарафыннан “Татар дин галимнәре елы” буларак игълан ителүе хакында әйтте һәм татар дин галимнәре китапларының үзенчәлекләре турында аңлатты, дип белдерә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.