(6 март 2015) Татар җыры башкаручылары 3 яшь категориясе буенча бәяләнә.
ТР Мәдәният министрлыгы һәм Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгы татар җыры башкаручылары арасында “Урал сандугачы” төбәкара конкурсы үткәрә. Конкурсны оештыручылар һәм гамәлгә куючылар исемлегендә ТРның шушы төбәктәге даими вәкиллеге, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Свердловск өлкәсе татарлар конгрессы (Урал татарлары)” төбәк иҗтимагый оешмасы да бар.
алдан хәбәр иткәнчә, фестивальдә катнашырга теләүчеләр үзләренең заявкаларын 8 апрельгә кадәр тапшыра ала. Конкурсны исә 11 апрельдә үткәрү ниятләнә. Йомгаклау концерты шул ук көнне Свердловск өлкәсе дәүләт халык иҗаты сараенда кич уздыру планлаштырыла, дип хәбәр ителә.
“Урал сандугачы”нда ялгыз җырлау, вокаль ансамбль, музыка уен коралына кушылып җырлау номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнәчәк. Алар 15 яшькә кадәр (бу категория катнашучылар төрле жанрлы ике җыр башкарырга тиеш), 15-36 яшь һәм 36-55 яшь категорияләрендә бәяләнә.
Вокаль һәм вокаль-инструменталь ансамбльәр исә 3 җыр: “acapell”, 1930-80 нче елларның популяр җырын һәм ирекле рәвештә сайланган җыр башкарырга тиеш.
Башкарылган җырларның татар телендә булуы төп шарт булып тора.
Җиңүчеләрне дипломнар, кыйммәтле бүләкләр яки акчалата премия көтә. Жюри конкурсның гран-приен да бирергә хокуклы, диелә конкурс шартларында. Тулырак мәгълүматны һәм конкурста катнашырга теләүчеләр өчен заявка үрнәген “Урал татарлары” сайтыннан алырга мөмкин: http://www.tatary-urala.ru.
Чыганак: “Татар-информ” ИА