Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан иң күп сәфәр кылына торган Россия төбәкләре бишлегенә керде

Татарстан иң күп сәфәр кылына торган Россия төбәкләре бишлегенә керде

admin 31.07.2015

(31 июль, 2015 ел) Узган ел республика кунакханәләренә 1,2 млн кунак урнашканТатарстан иң күп сәфәр кылына торган Россия төбәкләре бишлегенә керде. Узган ел республика кунакханәләренә 1,2 млн кунак урнашкан, әмма 2013 ел белән чагыштырганда,алар 7,2 процентка кимегән.
«Коммерсант» газетасына басылган Ростуризм мәгълүматларына караганда, иң күп сәфәр кылына торган төбәкләр рейтингында Мәскәү (5,5 млн кеше), Санкт-Петербург (2,78 млн), Краснодар крае (2,77 млн), Мәскәү өлкәсе (1,9 млн) һәм Татарстан (1,2 млн) лидерлар рәтендә.
Шул ук вакытта республикада кунакханәләр саны аз булуы билгеләп үтелгән. Шулай итеп, республикада кунакханәләрдә 18,2 мең урын бар, шул ук вакытта Краснодар краенда 118,5 мең урын, Мәскәүдә — 83,4 мең, Санкт-Петербург – 52,9 мең, Мәскәү өлкәсендә – 31,3 мең. Әмма Татарстан бу күрсәткеч буенча Свердловск өлкәсе (кунакханәләрдә 15,2 мең), Ростов өлкәсе (14,3 мең) һәм Приморск краеннан (17,8 мең) өстен.

Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57