Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан халкын «Тукай юлы»н үтәргә чакыралар

Татарстан халкын «Тукай юлы»н үтәргә чакыралар

admin 14.08.2020

(14 август 2020) Бу атнаны Татарстанда «Тукай юлы» дип аталган шигъри фестиваль старт ала. Проектны Татарстан Республикасы Велосипедчылар союзының инициатив төркеме оештыра.

Шигъри фестиваль кысаларында 15 августтан 29 августка кадәр көн саен татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән тематик бәйле булган маршрут буенча җәяүле яки велосипед экскурсияләренә кушылырга мөмкин. Юл Татарстанның төньяк районнары авыллары аша үтәчәк. Пограммада: музейларда булу, китапханәләрдә шигъри кичәләр, осталык дәресләрендә катнашу һәм башкалар. Мисалга, маршрут буенча Балтач районында Тукайның әнисе каберен, Себер тракты музеен, Су тегермәнен, Арча районының Кушлавыч авылында шагыйрьнең туган нигезе карау күздә тотыла.

29_n1801772_big

Җыен 15 августта 10.00 сәгатьтә Г.Тукайның Әдәби музеенда узачак. Шигъри фестивальдә катнашучылардан һава торышына туры китереп киенүләре сорала. Барлык оештыру мәсьәләләре буенча оештыру комитеты рәисе Дамир Сафинга мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8917 871 13 68.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57