Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан Халыклар корылтаена әзерләнә

Татарстан Халыклар корылтаена әзерләнә

admin 17.01.2017

(17 гыйнвар, 2017 ел) Казанда ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә III Татарстан Республикасы халыклары корылтаен уздыру һәм аңа әзерләнү буенча оештыру комитеты утырышы үтте.

Утырыш башында оештыру комитетын җитәкләүче Фәрит Мөхәммәтшин әлеге чарага өч ай калып барганы хакында әйтеп үтте. Шуңа күрә оештыру комитетына кергән министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләрен корылтайга әзерлек эшләренә җаваплы карарга киңәш итте.

18810_pic

Парламент җитәкчесе әйтүенчә, 1992 һәм 2007 елларда узган Татарстан халыклары корылтае республикадагы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр үсешенә зур тәэсир ясады.

Дәүләт Советы рәисе Татарстан халыклары корылтаен даими рәвештә уздыру тәкъдиме белән чыкты. Аның фикеренчә, әлеге чараны 10 елга бер тапкыр уздыру кулай, дип хәбәр итә Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Оештыру комитеты утырышында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары — Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Департаменты җитәкчесе Александр Терентьев чыгыш ясады. Ул Татарстан халыклары корылтаен уздыру хакында, аңа әзерлек чаралары планы буенча сөйләде һәм делегатлар сайлау тәртибен аңлатты.

18814_pic

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57