Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • “Татарстан халыклары ашлары” конкурсы катнашучылары үзара көч сынашачак

“Татарстан халыклары ашлары” конкурсы катнашучылары үзара көч сынашачак

admin 10.11.2015

(10 ноябрь, 2015 ел) Казанда “Татарстан халыклары ашлары” конкурс-фестивале үтәчәк. Катнашу өчен республиканың барлык районнары һәм милли-мәдәни автономияләре чакырылган.

Фестивальдә Татарстанда яшәүче халыкларның 15 милли аш-суы тәкъдим ителәчәк. Әлеге чарада билгеле бер ризыклар җыелмасыннан конкурс өчен ашамлык әзерләү өчен йөзгә якын катнашучы килер дип көтелә.

Ашамлыкларны 13 ноябрь көнне Татарстан халыклары Дуслык Йортында тәкъдим итәчәкләр. Конкурсның җиңүчеләре 10нан алып 20 меңгәчә сум акча алачак, тамашачылар күңелен яулаучыга сервиз бүләк булачак.

Аш-су бәйрәме кунаклары катнашучылар өчен җан атарга һәм милли аш-су әзерләү буенча мастер-класслар да үтә алачаклар.

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57