Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Президиумының киңәйтелгән утырышы узды. Анда узып баручы 2022 елга беренче нәтиҗәләр ясалды. (ФОТО)
Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Фәрит Мөхәммәтшин милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләренә һәм вәкилләренә ел дәвамында актив эшчәнлек алып барган өчен рәхмәт белдерде һәм 30 ел элек республикада төрле милләтләр һәм халыклар белән эшләү буенча нәтиҗәле корал булдырылуын билгеләп үтте.
«Сез фундаменталь кыйммәтләрне саклау хакына иҗтимагый эш белән шөгыльләнәсез», — дип ассызыклады ул.
Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин үзенең чыгышында милли-мәдәни автономияләр чараларының 2022 елда сыйфатлы яңа дәрәҗәгә күтәрелүен билгеләп үтте.
Утырыш барышында Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев докладлар белән чыгыш ясады.
Ахырдан Фәрит Мөхәммәтшин хәрби часть командованиесе исеменнән бүләкләр тапшырды. Исегезгә төшереп үтәбез, октябрь-ноябрь дәвамында милли-мәдәни автономияләр хәйрия акцияләре үткәрде — хәрби полигонга җылы әйберләр, мичләр, кыр шартларында азык әзерләү өчен казаннар, милли аш-су китерделәр.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге