Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан халыклары Ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе 5 районда булды

Татарстан халыклары Ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе 5 районда булды

admin 10.09.2020

(10 сентябрь 2020) Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев җирле милли-мәдәни автономияләр белән танышу максаты белән республика муниципаль районнары буйлап чираттагы эшлекле сәфәренә чыкты.

Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк белән берлектә Константин Яковлев җирле Халыклар дуслыгы йортында булды. Биредә җирле милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре катнашында «түгәрәк өстәл» форматында киңшмә узды. Катнашучылар урак эшләнлек буенча фикер алыштылар һәм милләтара мөнәсәбәтләрне җайлау юнәлеше буенча тәҗрибә белән уртаклаштылар.

Алга таба администрация бинасында Констан Яковлев Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов белән очрашты.

аксубаево1

Бөгелмә районында мондый киңәшмә Икътисад, идарә һәм хокук институты филиалы базасында узды. Бөгелмә районы Советының иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Лиана Нурутдинова һәм җирле милли-мәдәни автономияләр активистлары Ассамблея вәкиллеге эше һәм районның этномәдәни эшчәнлеге турында сөйләделәр, киләчәккә планнар белән уртаклаштылар.

бугульма2

Баулы районында эшлекле киңәшмә Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ильмира Хөснуллина һәм җирле милли диаспоралар җитәкчеләре катнашында узды. Урак эшне җайга салу мәсьәләләре белән беррәттән, районда Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеген ачу турында да сөйләштеләр.

Соңрак Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин белән берлектә Константин Яковлев районның Потапово-Тумбарла авылында үткән «Мәдәниятләр мозаикасы» фестивалендә катнашты.

бавлы2

Чираттагы күчмә киңәшмә Чирмешән районында Үзәк китапханә бинасында узды. Район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалетдинов, район башкрма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова һәм милли-мәдәни автономияләр вәкилләре белән берлектә көнүзәк мәсьәләләр каралды, Чирмешәндә Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеген ачу буенча фикер алышынды.

черемшан1

Аксубай районында эшлекле киңәшмә районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов һәм җирле милли диаспоралар вәкилләре катнашында узды. Көн тәртибе буенча фикер алыштылар һәм идеяләр белән уртаклаштылар, уртак эшчәнлекне яхшырту буенча тәкъдимнәр төзү турында килештеләр. Соңыннан Констан Яковлев Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйлманов белән очрашты.

лениногорск2

Татарстан Республикасында милләтара тынычлык һәм татулыкны саклау һәм ныгыту эшендә уртак мәнфәгатьләр хакына уңышлы хезмәттәшлек өчен рәхмәт йөзеннән Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев район вәкилләренә «Йортыбыз – Татарстан» журналының ТАССР төзелүгә 100 уңаеннан чыгарылган махсус санын тапшырды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57