(15 сентябрь 2018) Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Федераль яһүд милли-мәдәни автономиясе арасында үзара хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелды.
Документ ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Россиянең яһүд эномәдәни оешмасы җитәкчеләре белән очрашуы вакытында имзаланды.
Документка ТР халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары – Советның башкарма комитет җитәкчесе Николай Владимиров һәм Федераль яһүд милли-мәдәни автономиясе генераль директоры Игорь Дабараков кул куйды.