(4 ноябрь 2020) Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык Йорты вәкилләре Татарстан Республикасының мактаулы исемнәренә лаек булды. Бүләкләү «Йортыбыз — Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең Гала-концерты кысаларында узды.
Бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
«Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты балетмейстеры Теа Пертая һәм «В.И. Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексы» директоры урынбасары, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе Советы әгъзасы Алексей Кузьмин лаек булды. «Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» исеме Татарстан халыклары Ассамблеясенең «Татарстан — безнең йортыбыз» журналы баш мөхәррире Наталья Вяткинага бирелде.
Татарстан Республикасы Президенты исеменнән сәхнә костюмнарын тегүгә һәм матди-техник базаны ныгытуга Казан шәһәренең рус фольклоры үзәгенең «Не любо – не слушай» Рус фольклор коллективы, ТР Ютазы районының «Ютазы йолдызлары» бию ансамбле, Яр Чаллы шәһәренең «Веснянка» украин халык фольклор ансамбле, Түбән Кама шәһәренең «Сал Урал» башкорт фольклор ансамбле, Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясенең Идел буе халыклары иҗади фолк-берләшмәсе һәм «KavkazStyle» Дагестан һәм Кавказ биюләре ансамбле сертификат белән бүләкләнде.
«Йортыбыз — Татарстан» республика этномәдәни фестивале лауреатлар катнашындагы концерт программасы белән дәвам итте. Сайлап алу турын узган бөтен республикадан килгән коллективлар һәм башкаручылар Татарстанның дистәдән артык халкы мәдәниятен күрсәттеләр.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге