Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йорты «Үлемсез полк» Россиякүләм акциясенә кушыла: 9 май 13:00

Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йорты «Үлемсез полк» Россиякүләм акциясенә кушыла: 9 май 13:00

admin 08.05.2018

9 май көнне Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йорты «Үлемсез полк» Россиякүләм акциясенә кушыла. Йөреш Горький һәм Карл Маркс урамнары киселешеннән башланачак. 

Гадәттәгечә патриотик акция колонналарының берсен Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йорты вәкилләре төзиячәк.

IMG-20170509-WA0024-1024x768

«Үлемсез полк» — Бөек Ватан сугышы буыны турындагы хәтерне саклау буенча халыкара иҗтимагый хәрәкәт.

Хәрәкәттә катнашучылар ел саен Җиңү көнендә үз туганнарының — армия һәм флот ветераннары, партизаннар, подпольщик, каршылык күрсәтүче сугышчылар, тыл хезмәтчәннәре, концлагерь тоткыннары, блокадниклар, сугыш чоры балалары — фотосурәтләрен тотып шәһәр урамнары буенча йөриләр һәм «Үлемсез полк» йөреше сайтындагы Халык елъязмасына алар турында гаилә тарихын язып калдыралар.

Быел колонна 13:00 сәгатьтә төзелә башлаячак. Йөреш вакытында уйламаган хәлләр китереп чыгармау максатыннан акциядә катнашучылар алдан тикшерү үтәчәк. 15:00 сәгатьтә, Җиңү Байрагына ияреп, колонна Меңьеллык мәйданга таба йөрешне башлаячак.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: “Татар кызчыгы -2018” финалында сигез кыз көч сынаша
Далее: Казанда 160 меңнән артык кеше «Үлемсез полк» йөрешендә катнашты

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57