Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар Ассамблеясе һәм дуслыгы йорты ансамбльләре «Этномириада» фестивале лауреатлары булды

Халыклар Ассамблеясе һәм дуслыгы йорты ансамбльләре «Этномириада» фестивале лауреатлары булды

admin 08.10.2018

(8 октябрь 2018) «Культура России» федераль максатчан программа кысаларында Казан дәүләт мәдәният институтында «Этномириада» Халыкара традицион сәнгатьле мәдәният конкурс-фестивале узды.

ТР удмуртлар милли-мәдәни автономиясенең «Бурдомурт» удмурт фольклор ансамбле һәм Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе «Сакартвело» грузин биюе ансамбле конкурсның лауреатлары булдылар.

Конкурс-фестивальне РФ Мәдәният министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният институты һәм ТР Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге оештырды.

бурдо

Искәртмә. «Этномириада» Халыкара традицион сәнгатьле мәдәният конкурс-фестивале традицион сәнгать мәдәниятен саклау һәм үстерү, шулай ук этносларның материаль һәм материаль булмаган мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм пропагандалау белән шөгыльләнүче иҗат коллективлары, аерым башкаручылар һәм осталарны ачу һәм аларга булышлык күрсәтү максатыннан оештырыла.

«Бурдомурт» фольклор ансамбле конкурста «Шулдыр куазен» җырын башкарды.

«Ансамбль төрле фольклор фестивальләрдә инде күп тапкырлар чыгыш ясады. Быел бу конкурс башкаларыннан конкурсантларны аеруча катгый рәвештә сайлау белән аерылып торды. Без төп бурычыбызны үтәдек, удмурт мәдәнияте чираттагы тапкыр шундый эре мәйданда лаеклы дәрәҗәдә тәкъдим ителде», — дип сөйләде чыгыш ясаганнан соң коллектив җитәкчесе Павел Александров.

Жюри коллективның чыгышын уңай бәяләде һәм аңа «Икенче дәрәҗәдәге лауреат» исемен бирде.

IMG-20181006-WA0003

Беренче дәрәҗәдәге лауреат исеменә «Сакартвело» грузин биюе ансамбле лаек булды.

«Тамашачылар безнең коллективны бик җылы каршы алдылар. Моны тоеп, балалар бик әйбәт чыгыш ясады һәм уңышка иреште», — дип сөйләде коллектив җитәкчесе Теа Пертая.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: «Йортыбыз — Татарстан» фестивалендә мең ярымнан артык кеше катнашты
Далее: Иң күп катнашучы «Йортыбыз — Татарстан» фестиваленең Менделеевскагы турында булган

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57