(3 август 2019) Республика буенча гостроль туры кысаларында Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты коллективлары Мамадыш һәм Спасс районнарында беренче концертларын куйдылар.
Болгар шәһәрендәге район Мәдәният йортында Казан кунаклары Казахстан, Һиндстан һәм Африка халыклары мәдәнияте үрнәкләрен тәкъдим иттеләр. Мамадыш районының «Яшьлек» скверында «Мирас» ансамбле һәм таджик милли-мәдәни автономиясе вәкиле чыгыш ясады. Казан артистлары белән беррәттән җирле коллективлар һәм аерым башкаручылар да үз талантларын күрсәтте.
«Концерт миңа бик ошады, аеруча да Африка вәкиле чыгышы. Ул татар телендә шундый кызык итеп җырлый», — дип кичерешләре белән уртаклашты Болгар шәһәреннән Рүфинә Салихова.
Гастроль тур кысаларында Казан артистлары 17 районда чыгыш ясаячак. Концертлар графигы белән биредә танышырга мөмкин.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге