(9 май 2020) Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йортының милли-мәдәни автономияләре активистлары Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан котлау яздырдылар. (ВИДЕО)
Котлау буларак төрле халык вәкилләре легендар «Җиңү көне» («День Победы») җырын үз туган телләрендә башкардылар.
«Бу җырны без бердәмлек рухында яздырдык. Җиңү барыбыз өчен дә уртак», — дип уртаклаштылар видеокотлауда катнашучылар.
Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты һәркемгә аяз күк, иминлек һәм сәламәтлек тели!
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге