(7 май 2020) «Җиңү музыкасы» Халыкара онлайн-марафон һәм «Җиңү көне төрле телләрдә» акциясе кысаларында, илебезнең иң төп бәйрәменә атап, ТР милли-мәдәни автономияләре вәкилләре «Җиңү көне» җырына видеоклип төшерүдә катнашты.
Видеоклипта бөтен халыклар өчен якын булган легендар җыр 35 кеше башкаруында (шуның 8е балалар) 18 телдә яңгырый.
Рус милли-мәдәни берләшмәсенең ветераннар хәрәкәте лидеры Людмила Илья кызы Федина булышлыгы белән клипта Бөек Ватан сугышы ветераннары да катнашты: Сусанна Иван кызы Терехова (96 яшь), Хаҗи Минәхмәт улы Гатауллин (93 яшь), Валентин Александр улы Наумов (94 яшь), хезмәт ветераны Софья Борис кызы Вельтман (86 яшь).
Эшкә Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укучылары, проектның иң яшь катнашучылары — «Жемчужинки» ансамбле дә кушылды: Варвара һәм Макар Костиннар, София һәм Стеша Чаркиннар, Алинә Садыкова, Гөлнара Аитова, Тамара Сурманидзе, Эмилия Второва, Диләрә Кылынч, Татевик һәм Мария Арутюнян, Амира һәм Амалия Амировлар, Омар Якупов. Коллектив җитәкчесе — Башкортостан Республикасының атказанган артисты Фәнилә Хәбирова.
Проектны чынга ашыру өстендә шулай ук Артём Иматдинов (тавышны монтажлау), Роман Королёв, Сергей Гуров («Kingof Media» компаниясе, видеоны монтажлау) һәм башкалар эшләде.
Казанга кушылып, Әгерҗе һәм Тәтеш районы, Яр Чаллы вәкилләре клипта Идел буе халыкларын тәкъдим итте: Наталья Матвеева (удмурт, Әгерҗе районы), Анжелика Карягина (мордва, Тәтеш районы), Татьяна Закирова (мари, Яр Чаллы шәһәре).
Проектта 18 милләт: рус, татар, керәшен, чуаш, удмурт, мари, мордва, башкорт, казах, үзбәк, грузин, әрмән, белорус, украин, төрекмән, әзербайҗан, казак һәм кыргыз.
Иҗади нигез булып Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йортының милли-мәдәни оешмалары активистлары һәм артистлары чыгыш ясады: РТ атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Измайлова, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры артисты Олег Мачин, ТР атказанган артисты Марсель Вагыйзов, Рәфинә Камалова, Иван Шуваров, Татьяна Ефремова, Леонид Станкевич, Шахзод Пардаев, Аркади Погосян һәм башкалар.
Видеоклип 9 май, Җиңү көнендә чыгачак. Аны безнең Порталда һәм Вконтакте, Инстаграм аккаунтларында күрергә мөмкин.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге