(9 июль 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы утырышы узды. Чарада Ассамблея Советы башкарма комитетына яңа җитәкче сайланды. (ФОТО)
Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Ассамблея Советы башкарма комитетының элекке җитәкчесе Николай Владимиров үз вазыйфаларын 2008 елдан — башкарма комитет төзелгәннән бирле башкарды. Аның урынына яңа кеше билгеләнү Николай Михаил улының үз теләге белән лаеклы ялга китү карары белән бәйле.
«12 ел дәвамында ул алдына куелган бурыч һәм эшне нәтиҗәле һәм уңышлы башкарды. Тупланган тәҗрибә аңа барлык милли-мәдәни оешмалар җитәкчеләре, Ассамблея эшчәнлеге белән бәйле дәүләт оешмалары белән конструктив һәм уңай мөнәсәбәтләр төзергә булышты», — дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин Николай Владимировның эш күрсәткечләре турында.
Ассамблея Советы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына Константин Яковлев кандидатурасы тәкъдим ителде. Ул бер тавыштан сайланды.
Константин Геннадий улы Яковлев 2008-2015 елларда Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары булып торган, моннан тыш 13 ел дәвамында Татарстандагы чуаш милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе булып эшләгән. 2015 елдан Константин Яковлев Чуаш Республикасының мәдәният, милләтләр эшләре һәм архив эше буенча министрлыкны җитәкләгән.
Константин Яковлев үз чыгышында, Николай Владимиров тарафыннан алып барылган эш тәртибе дәвам иттереләчәк, дип белдерде.
«Командабыз әйбәт. Күпмилләтле республикабыз хакына һәм файдасына барысын да эшләрбез», — диде ул.
Татарстан халыклары Ассамблеясе утырышы бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» орден медале һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәхмәт хаты белән Николай Владимиров бүләкләнде. Яр Чаллы шәһәренең «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты директоры Ландыш Ишалинага нәтиҗәле эш һәм мәдәният үсешенә керткән хезмәте өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты рәхмәте тапшырылды. Шулай ук Ассамблея милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләренә Татар АССР оешуга 100-ел уңаеннан истәлек билгеләре тапшырылды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге