Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкилләре республика бүләкләренә ия булдылар

Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкилләре республика бүләкләренә ия булдылар

admin 19.03.2021

(19 март 2021) ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин төрле тармаклар хезмәткәрләренә РФ һәм ТР Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында ТР казах җәмгыяте рәисе Сәгыйть Җаксыбаев һәм Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе педагогы Фәнилә Хәбирова да бар иде.

print_559_10874

Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында Татарстан халыклары Ассамблеясенең республика тормышына зур өлеш кертүен билгеләп үтте:

«Күпмилләтле республикабызда төрле милләт һәм дин вәкилләренең үзара аңлашуын һәм ярдәмләшүен саклап калу мөһим. Бу эшне дәүләт хакимияте органнары, шул исәптән составына бик күп милли-мәдәни берләшмәләр кергән Татарстан халыклары Ассамблеясе алып бара. Күп кенә мәсьәләләрне бергәләп, фикерләшеп хәл итәбез. Чөнки үзара килешү һәм мөнәсәбәтләребез кыйммәтләрен саклаудан башка бернинди дә булдыра алмавыбызны аңлыйбыз».

print_559_10863

ТР казахларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, Татарстанда күпмилләтле иҗтимагый хәрәкәтне башлаучыларның берсе Сәгыйть Җаксыбаев «ТАССР төзелүгә 100 ел» медаленә лаек булды.

2

Фәнилә Хәбирова — өстәмә белем бирү педагогы, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең вокал буенча укытучысы, «Жемчужинки» күпмилләтле вокаль ансамбленә нигез салучы һәм аның җитәкчесе — «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек булды.

Хезмәттәшләребезне лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз!

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57