(20 апрель 2021) ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Буа районында эш сәфәрендә булды, анда Ассамблея Президиумының икенче зона утырышы узды.
Бу очрашуларның төп максаты – милләтара мәсьәләләрне хәл итүнең иң уңай тәҗрибәсе, шулай ук Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында чараларны оештыру турында фикер алышу. Парламент башлыгы шулай ук республикада тугызынчы булган Халыклар дуслыгы йортын ачу тантанасында катнашты.
Буада республика үсеше бурычларын тормышка ашыруга җитди каравы белән аерылып торган күп милләтле хезмәт сөючән халык яши, дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып.
«Безнең бурыч – республиканың шәһәр һәм районнарында яшәүче кешеләр арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгыту буенча чаралар күрү өчен милләтара өлкәдәге эшләр торышы буенча фикер алышу», — диде ул.
Парламент башлыгы сүзләренә караганда, 246 җирле һәм төбәк милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларны берләштергән халыклар Ассамблеясенең потенциалы елдан-ел арта бара. Фәрит Мөхәммәтшин Ассамблеянең җирле вәкиллекләренә яшьләрне тагын да активрак җәлеп итәргә кирәк, дип саный.
Буа районында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү буенча муниципаль берәмлек эшчәнлеге турында район башлыгы Ранис Камартдинов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, биредә 30 дан артык милләт вәкилләре дус һәм тату яши, районда төрле этноконфессиональ төркемнәр мәнфәгатьләре паритеты принцибы тормышка ашырыла.
Докладчы милли мәктәпкәчә һәм мәктәп белем бирү системасының ничек төзелүе турында җентекләп сөйләде. Районда республиканың дәүләт телләрен – татар һәм рус телләрен өйрәнү өчен, шулай ук чуаш теленең территориаль үзенчәлекләре буенча барлык шартлар да тудырылган. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Буа районында бу елның беренче өч аенда бер меңнән артык чара үткәрелгән.
«Районда этник һәм этномәдәни туризм потенциалын ачу буенча максатчан эш алып барыла, шулай ук милли спорт төрләренә, традицион уеннарга ярдәм итү һәм аларны үстерү өчен шартлар тудырыла», – дип билгеләп үтте Ранис Камартдинов.
Фикер алышу барышында Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов шәһәр һәм районнарда Дуслык йортлары эшчәнлеген активрак тулыландырырга, хакимият органнары, киң җәмәгатьчелек белән хезмәттәшлек итәргә чакырды.
Утырышта катнашучылар шулай ук укыту-методик әдәбият белән тәэмин итү, Буа районында милләтара татулык өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган балалар һәм яшьләр проектларына ярдәм итү, шулай ук милли-мәдәни берләшмәләр эшчәнлегенә грант ярдәме мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
ТР Дәүләт Советы Рәисе чыгышын тәмамлап, Татарстан үзенең үсеш бурычларын бары тик күпмилләтле халык иҗади режимга көйләнгән очракта гына нәтиҗәле хәл итә алачак, дип билгеләп үтте.
«Буа районында күп кенә сорауларга без җавап алдык, яңа эш формалары, һәр муниципаль берәмлек куллана алырдай кызыклы, файдалы тәҗрибә күрдек», — дип нәтиҗә ясады парламент башлыгы.
Утырышта министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Ассамблея филиаллары һәм вәкиллекләре җитәкчеләре, Дуслык йортлары директорлары, милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләр, җирле милли берләшмәләр җитәкчеләре, Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Кайбыч, Югары Ослан һәм Апас районнарыннан яшь лидерлар катнашты.