Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Татарстан халыклары Ассамблеясының 30 еллыгына багышланган фотокүргәзмә ачылды. Күргәзмәне ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да карады.
«Без Татарстанда яшәүебезгә шатбыз һәм республикада милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләре дәүләт сәясәте югарылыгында каралганы өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтлебез», – диде Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев һәм Ассамблея составына керүче һәр автономия тормышында актив катнашуы өчен Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга рәхмәт белдерде.
Фәрит Мөхәммәтшинны 75 яшьлек юбилее һәм 15 ел дәвамында Татарстан Халыклары ассамблеясе советы рәисе вазыйфасын башкаруы белән тәбрикләп, Константин Яковлев аңа Ассамблеянең «Халык бердәмлеген саклау һәм ныгыту өчен» истәлек билгесен тапшырды.
Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында милләтара тотрыклылыкны һәм республиканың тыныч үсешен саклауда Татарстан халыклары Ассамблеясенең зур ролен билгеләп үтте.
«173 милләт вәкиле яшәгән республиканың уңышлары милләтара тынычлыктан һәм татулыктан башка мөмкин булмас иде. Бу – безнең күп милләтле республикабызның фундаменталь кыйммәте, – диде ул. – Һәр халык үз традицияләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, телен саклап калырга тели. Татарстанда моның өчен барлык шартлар да тудырылган. Республика мәнфәгатьләренә уртак хезмәт итүегез өчен рәхмәт сезгә!»
«Безнең йорт–Татарстан» журналы баш мөхәррире Наталья Вяткинаның иҗади эшләре тәкъдим ителгән фотокүргәзмәне караганда, Фәрит Мөхәммәтшин фотоэшләрдә Татарстан халыклары Ассамблеясе эшчәнлегенең киң күләмдә тәкъдим ителүен билгеләп үтте.