Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан халыклары Ассамблеясы 2021 елга йомгак ясады

Татарстан халыклары Ассамблеясы 2021 елга йомгак ясады

admin 24.03.2022

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында ТР халыклары Ассамблеясы Советының традицион утырышы узды, анда 2021 елга нәтиҗә ясалды һәм 2022 елга үсеш векторлары билгеләнде.

Утырышта милли-мәдәни берләшмәләр, Ассамблеяның республика шәһәрләре һәм районнарында эшләүче вәкиллекләре һәм филиаллары җитәкчеләре, республика һәм җирле хакимият органнары вәкилләре, яшьләр активистлары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. (ФОТО)

Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Ул республиканың күпмилләтле җәмәгатьчелегенә көндәлек тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде:

«Милли-дини һәм рухи-мәдәни өлкәләрдәге проблемалар һәм бурычлар җитәрлек. Тырышлыкны берләштереп кенә без халыкларның күпгасырлык дуслыгының зур иҗади потенциалын сакларбыз һәм арттырырбыз», — диде ул.

Утырыш барышында Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры Маринэ Хухунашвили, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы Советы Рәисе Тимур Кадыйров үзләре җитәкләгән оешмалар һәм учреждениеләр эшчәнлеге турындагы доклад белән чыгыш ясадылар.

Совет утырышы ахырында Фәрит Мөхәммәтшин болай дип билгеләп үтте:

«Алда бик күп чаралар көтә. Тырышлыкны берләштереп кенә без халыкларның күпгасырлык дуслыгының зур иҗади потенциалын сакларбыз һәм арттырырбыз. Милләтара тынычлык һәм татулык, халык рухы – безнең уртак эшебезнең нигезе».

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57