Үз эченә Татарстан халыклары Ассамблеясында рәсми теркәлгән 40 ка якын милли-мәдәни автономияләр сайтларын берләштергән әлеге портал 2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасын үтәү максатында эшләнде. Максатыннан күренгәнчә, портал милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү, Республикада яшәүче халыкларның, телләрен, мәдәниятын, гореф-гадәт, йолаларын саклау, үстерү өлкәсендә, аларны халыкара аренага чыгаруда алыштыргысыз инструмент булып торачак.
Бүгенге көндә Россиядә мондый интернет- порталның аналогы юк. Портал татар, рус, инглиз телләрендә алып барыла. Милли-мәдәни автономияләр үз сайтларын туган телләрендә дә алып бару өчен техник мөмкинлекләр тудырылган. Алай гына да түгел, һәр милләт вәкиле әлеге сайт аша дөньяның башка кыйтгаларында яши торган милләттәшләре белән үз туган телендә аралаша ала.
Интернет-порталның “Яңалыклар” бүлеге оператив мәгълумат, милли сәясәт, мәдәният, мәгърифәткә багышланган соңгы яңалыклар белән тулыландырылачак. Ил башлыкларының, сәяси эшлеклеләрнең милли мәсьәләләргә багышланган чыгышларын урнаштыру өчен “Милли мәсьәлә: интервьюлар, мәкаләләр, аналитик язмалар” дигән бүлек булдырылган. Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе, яшьләр Ассамблеясы, Республикадагы Дуслык йортлары, милли автономияләрнең иҗат коллективлары — һәрберсе порталда үзенең лаеклы урынын алган.
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йортының яңа порталы белән танышу өчен http://addnt.ru/ адресы буенча керә аласыз.
Бу көннәрдә Портал тулыландырыла, камилләштерелә. Аның белән эшләгәндә уңайсызлыклар килеп чыкса, сездән гафу үтенәбез.