(11 март 2015) Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык артисты, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакиров Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йортында булып китте. Анда бөек җырчыны Ассамблеяның башкарма комитеты рәисе Николай Владимиров, Дуслык Йорты директоры Ирек Шәрипов, Татарстанда яшәүче әрмәннәрнең милли-мәдәни автономиясе рәисе Михаил Хачатурян каршылады. Ассамблея һәм Дуслык Йорты җитәкчеләре Илһам Шакировны халкыбызның уртак бәйрәме — 80 яшьлек юбилее белән котладылар, Ассамблея составындагы күпмилләтле автономияләр исеменнән сәламәтлек теләделәр, һәм халыкчан таланты, татар мәдәниятен үстерүдә күпьеллык иҗади хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр.
Илһам Шакиров Дуслык Йорты музее белән дә танышты. Татарстанда яшәүче халыкларның милли-мәдәни мирасын бер урында туплаган, асыл кыйммәтләрен чагылдырган экспонатлар белән танышканнан соң җырчы әлеге рухи, матди хәзинәне бөртекләп җыйган һәм саклаган һәр милләт вәкиленә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Мәшһүр җырчы хөрмәт йөзеннән үзе турында әле яңа гына нәшер ителгән китабын Дуслык Йортына һәм музейга бүләк итте.
Илһам Шакиров һәм әрмән, татар халкының инде яратып өлгергән яшь җырчысы Аршак Алтунян татар халык җырларын бергәләп башкардылар.
Дуслык музеен оештыручы Михаил Хачатурян татар халкының бөек шәхесен юбилее белән котлап, болай диде: “Мин татар милләтен Сезнең моңнар аша танып беләм. Һәр милләт турында барыннан да элек аның Сезнең кебек олы шәхесләрен истә тотып фикер йөртәләр. Сезнең исем татарга дөньякүләм юл яру өчен хезмәт итә”.