Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты вәкилләре 18 март көнне узачак VI аз санлы милләтләрнең мәдәни форумында катнашачак

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты вәкилләре 18 март көнне узачак VI аз санлы милләтләрнең мәдәни форумында катнашачак

admin 15.03.2016

(15 март, 2016 ел) 18 март көнне Чувашиядә аз санлы милләтләргә  дәүләт тарафыннан булышлык күрсәтү сораулары буенча VI мәдәни форум узачак. Биредә Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты вәкилләре дә катнашачак.

Форумның оештыручысы булып Россиянең мәдәният министрлыгы тора. Чебоксарга Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән делегацияләр киләчәк. Чараның программасында фәнни-гамәли конференция, түгәрәк өстәл, мастер-класс, декоратив-гамәли сәнгать һәм рәсем сәнгате осталары эшләре күргәзмәсе, шулай ук милли үзәкләрнең халык иҗаты фестивале керә.

Форумның төп бурычы – Россиянең аз санлы халыкларының традицион мәдәниятына булышлык күрсәтү буенча дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләрен билгеләү максатында мәдәниятләр диалогын төзү, шулай ук аз санлы милләтләрнең мәдәниятын саклау һәм популярлаштыру, этникара даирәдә иҗади бәйләнешләр тудыру һәм аларны ныгыту, проектлар буенча төгәл эшчәнлек стимуллаштыру һәм Россия халыкларының һәм төбәкләренең этномәдәни үсеше өлкәсендә конкрет инициативаларны чынга ашыру.

Форум кысаларында РФ субъектлары башкарма хакимиятләренең милләтара мәдәни проектларны чынга ашыру өлкәсендәге эш тәҗрибәләре каралачак.

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57