Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкилләре “Үлемсез полк” акциясендә катнашачак

Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкилләре “Үлемсез полк” акциясендә катнашачак

admin 04.05.2016

(4 май, 2016 ел) 9 май көнне “Үлемсез полк” акциясендә 82 меңләп Татарстан халкы катнашырга ниятли. Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты вәкилләре кәрванның беренче рәтләрендә барачак.

9 май билгесез солдатларның каберләренә һәм Бөек Ватан сугышында хәлак булганнарга куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салудан башланачак. Төп чаралар Ирек мәйданында узачак. 10:00 сәгатьтә казан гарнизоны хәрбиләренең тантаналы йөреше башланачак.

Оештыручылар сүзләренә караганда, “Үлемсез полк” акциясенең кәрванын 14:00 сәгатьтә “Казан” милли-мәдәни үзәге мәйданында төзи башлаячаклар. 15:00 сәгатьтә ул кузгалачак һәм “Казан” милли-мәдәни үзәге – Пушкин урамы – Ирек мәйданы – Лобачевский урамы – Кремль урамы – Чернышевский урамы – 1 май мәйданы маршруты буенча атлаячак.

Кичке чаралар Җиңү паркында һәм “Казан Арена” стадионы территориясендә узачак. Стадион каршындагы программа 18:00дән 22:00 сәгатькә кадәр барачак һәм бәйрәм фейерверкы белән төгәлләнәчәк.

Мәгълүмат Татар-информ һәм Бизнес онлайн сайтларыннан алынды.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57