Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты җитәкчелеге Бөек бәйрәм — Җиңү көне белән котлый.
«Бу дата шатлык һәм югалту ачысы күз яшьләре белән тулы. Һәр гаилә кайсы да булса якынын яки туганын югалтты. Кешеләр фронтта гына кырылмады, ә тылда да ачлыктан, салкыннан һәм авырулардан меңләгән тыныч граждан үлде. Фашист лагерьларында безнең гражданнар газап һәм мыскыл итүләрдән җан бирде. Һәркем Бөек Җиңүне якынайтты, шуңа күрә бу бәйрәм бөтен халык бәйрәме! — диелә котлауда. Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә тыныч күк йөзе өчен баш иябез. Безнең өчен алар һәрвакыт батырлык һәм кыюлык, үз халкына һәм Ватанына тугъры булу һәм фидакарьлек үрнәге булачак».
«Яшьләргә, күпмилләтле республика халкына үткәндәге батырлыклар турында истә тотуларын һәм сугыш күләгәсе безнең күкне башка беркайчан да капламасын өчен барысын да эшләүләрен телибез».
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге