(20 гыйнвар, 2016 ел) Бүген Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, ТРның тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер әфәнде Шәймиев туган көнен билгеләп үтә.
Минтимер Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында Актанныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туа. 1954 елда мәктәпне тәмамлагач, ул Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Институтны тәмамлагач, авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә эшли. 1969-1983 елларда – ТАССРның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры. 1983 елда – ТАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары. 1983-1985 елларда – КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре. 1985-1989 елларда – ТАССР Министрлар Советы Рәисе. 1989-1990 елларда – КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре. 1990 елда ТАССР Югары Совет Рәисе итеп сайлана.
1991 елның 12 июнендә Татарстан Республикасының беренче Президенты итеп сайлана. Татарстанның күп милләтле халкы республикада тынычлык һәм иминлекне ныгыту, катлаулы социаль-икътисадый проблемаларны хәл итү буенча М.Ш.Шәймиев тырышлыгына югары бәя бирә. Бүген дә милли диаспорлар вәкилләре, Минтимер Шәймиев Татарстан халыклары Ассамблеясын оештыруда зур роль уйнады, дип белдерәләр. Ассамблеянең төзелүе Президент тарафыннан яклау тапкан, 2007 елның ноябрь аенда Казанда үткән Татарстан халыклары Съезды карарын тормышка ашыру булды.
Ике мәртәбә (1996 елның 24 мартында һәм 2001 елның 25 мартында) ул яңадан Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлана. 1994-2001 елларда – Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзасы. 2005 елның 25 мартында Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин күрсәтмәсе буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан М.Ш.Шәймиевкә Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләре бирелә.
М.Ш.Шәймиевнең Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләре чоры 2010 елның 25 мартында бетте. 2010 елның 21 апрелендә ул Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе итеп билгеләп куелды. 2010 елның апреленнән “Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу республика фонды” коммерцияле булмаган оешмасының Попечительләр Советы Рәисе булып тора.
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты Минтимер Шәрип улына атап барлык котлауларга кушыла, аңа нык сәламәтлек һәм эшчәнлегендә уңышлар тели.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге