Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан халыклары Ассамблеясының рус милли-мәдәни оешмасы 2014 елга йомгак ясады

Татарстан халыклары Ассамблеясының рус милли-мәдәни оешмасы 2014 елга йомгак ясады

admin 29.01.2015

(29 гыйнвар) Җыелышта 3 мәсьәлә каралды: иҗтимагый оешма Советы хисабы, ревизия комиссиясе хисабы һәм актив әгъзаларга бүләкләр тапшыру.
Оешма һәр елның гыйнвар аенда, гадәт буенча, узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясый, киләчәккә бурычлар билгели. Җыелышта Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты җитәкчеләре, Казан шәһәре башкарма комитетының иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге белгече Алсу Галимова, дин әһелләре, оешманың 100 дән артык активисты катнашты.

собрание русских1

Рус милли-мәдәни оешмасы вәкилләрен Татарстан халыклары Ассамблеясы рәисе урынбасары Сагит Джаксыбаев сәламләде. Татарстан халыклары Дуслык Йорты директоры Ирек Шәрипов Ассамблея һәм Дуслык Йортының яңа порталын тәкъдим итте.

собрание русских2

“Үз эченә Татарстан халыклары Ассамблеясында рәсми теркәлгән 40 ка якын милли-мәдәни автономияләр сайтларын берләштергән интернет-порталның бүгенге көндә Россиядә мондый аналогы юк”,- диде Ирек Шәрипов. “Портал татар, рус, инглиз телләрендә алып барыла. Милли-мәдәни автономияләр үз сайтларын туган телләрендә дә алып бару өчен техник мөмкинлекләр тудырылган. Интернет-порталның “Яңалыклар” бүлеге оператив мәгълүмат, милли сәясәт, мәдәният, мәгърифәткә багышланган соңгы яңалыклар белән тулыландырыла”. Дуслык Йорты директоры Ассамблеяның иң актив автономияләренең берсе рус милли-мәдәни оешмасы җитәкчелеген рус сайтын, Порталны яңалыклар, төрле кызыклы мәгълүмат белән активрак тулылындырырга чакырды.

Гомүми җыелыш Татарстан халыкларының Дуслык Йортында  узды.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57