Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында Төрекмәнстан президентын сайлаячаклар

Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында Төрекмәнстан президентын сайлаячаклар

admin 30.01.2017

(30 гыйнвар, 2017 ел) Төрекмәнстан президентын сайлау уңаеннан 7 февраль көнне Казанда, Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында сайлау участогы ачыла. Төрекмәнстан гражданнары бирегә килеп, ил президенты кандидатлары өчен үз тавышын бирә алачак.

Участоклар 7:00дән 19:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Узган елның декабрь аенда Төрекмәнстанның хәзер идарә итүче Демократик партиясе гамәлдәге президент Гурбангулы Бердымухамедов кандидатурасын алга чыгарды. Гурбангулы Бердымухамедов Дәүләт белән 2006 елдан бирле идарә итә. Төрекмәнстанның үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан барлыгы 9 кандидат теркәлгән.

Соңгы тапкыр Төркмәнстанда президент сайлау 2012 елның февраль аенда үткән. Бу — парламент тарафыннан илнең яңа конституциясен кабул иткәннән соң үткәрелгән тәүге сайлау. Яңа конституция буенча президентлык вәкаләтләре 5 елдан 7 елга кадәр озайтылды, шулай ук президентлыкка кандидат итеп 70 яшькәчә булганнар сайлана ала.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Гөлнара Гыймаева: «Идел буе халыклары биюләре — үзенә күрә бер колорит»
Далее: Милли-мәдәни проетларны чынга ашыручы оешмалар арасында грант оту буенча конкурс игълан ителде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57