Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында милли шигърият тәкъдим ителде

Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында милли шигърият тәкъдим ителде

admin 06.02.2017

(6 февраль, 2017 ел) Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында Россия һәм Казахстанның милли шагыйрьләре иҗаты тәкъдим ителде. Шигырьләр татар теленә шагыйрь Рафис Корбан тарафыннан тәрҗемә ителгән. (ФОТО)

 

IMG_2207

Шагыйрь Рафис Корбанның 60 яшьлегенә 4 шигъри җыентык чыгарылган: «Дуслар җыры» коллектив җыентыгы («Песни друзей»), казах шагыйрьләре Маралтай Ырыбаевның «Алатау» һәм Касыймхан Бегмановның «Куренбел» китаплары, «Марийские мотивы» мари шагыйрьләре җыентыгы.

Залда җыелган кунаклар һәм юбилярга мөрәҗәгать итеп Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов чыгыш ясады. Тарихи яктан Казан төрле халыкларның юллары кисешкән урын, һәм нәкъ менә биредә  Идел буе һәм Уралның күп кенә халыклары китаплары тәүге тапкыр дөнья күрде, дип сөйләде ул. Ирек Шәрипов, мондый җыентыклар халыклар мәдәниятын үзара баета, ә «халыклар күңеле»н тәрҗемә итү миссиясе — игелекле миссия, дип әйтте.

IMG_2214

Татарстан Республикасының беренче президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе исеменнән Рафис Корбанга «Биография дәвам итә…» Минтимер Шәймиев биографиясенең татар һәм рус телендәге җыентыкларын бүләк иттеләр.

IMG_2248

Рафис Корбанны котлап, казах шагыйрьләре Галим Җайлыбай һәм Касыймхан Бегманов, баркар шагыйре Муталип Беппаев, чуаш шагыйре Валерий Тургай һәм Юрий Семендер, Мари Эл халык шагыйре Геннадий Ояр чыгыш ясады. Чувашиядән килгән кунаклар Чувашия Республикасы мәдәният министры, Татарстан чуашлары милли-мәдәни автономиясе экс-рәисе Константин Яковлевның рәхмәт хатын укыдылар.

Мәгълүмат. Рәфис Корбан, чын исеме Рәфис Харис улы Корбанов — татар драматургы, балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шайхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр иясе, Татарстан Язучылар берлеге рәисе (2012 — 2016).

Ул 1957 елның 1 гыйнварында Татарстанның Биектау (элекке Дөбъяз) районы Кече Битаман авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала. Күршедәге Зур Битаман авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 1974 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә.

1977 елда университетның өч курсын тәмамлап, «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясенә эшкә урнаша, икенче елны Буага китеп, ике елга якын «Байрак» исемле төбәк газетасында эшләп ала. 1980 елдан ул янәдән Казанда: шәһәрнең автозаправкалар идарәсендә рәссам, 1982 елдан1989 елга кадәр Татарстан радиосында башта музыкаль тапшырулар, аннан балалар өчен тапшырулар һәм әдәби тапшырулар редакцияләрендә эшли. 1989 елдан соң төрле газета-журнал редакцияләрендә — «Салават күпере»ндә, «Идел»дә, «Әдәби җомга» газетасында, Татарстан язучыларының әдәби фонды идарәсендә, «Заман» төрек-татар газетасында, «Шәһри Казан»да төрле җаваплы вазифаларны башкара, Казан дәүләт курчак театрының әдәби бүлек мөдире, «Мәгариф» милли нәшрияты мөхәррире, Татарстан китап нәшриятының китап тарату бүлеге мөдире хезмәтендә була.

Аннан соң Рәфис Корбан Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият һәм балалар әдәбияты редакцияләренә җитәкчелек итә.

2007 елның 6 февралендә Салих Сәйдәшев исемендәге ТР ДЗКЗда шагыйрьнең 50 еллык юбилеена багышлаган әдәби-музыка кич үтә.

2012 елның 18 маенда узган Татарстан Язучылар берлегенең җыенында ул рәис булып сайлана.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Дуслык Йортының «Алтын»ы өч яшьлеген бәйрәм итте
Далее: «Туганлык — иң зур байлык» концерты белән Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында Яр Чаллыдан килгән артистлар чыгыш ясый

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57