(20 май, 2016 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында Ингушетия Республикасы башлыгы Юнус-бек Евкуров, Кыргызстан Республикасының Россия Федерациясендәге илчесе Болот Отунбаев һәм Әзербайҗан Республикасының Фәннәр академиясе тарих институты директоры Ягуб Махмудов булдылар.
Кунаклар Казанда 35 илдән килгән 1,5 мең кеше катнашучы “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit” саммиты кысаларында торалар. Юнус-бек Евкуровның Татарстан халыклары Дуслык Йортына инде икенчен тапкыр килүе. Беренче визиты өч ел элек, 2013 елның апрель аенда булды. Әлеге визит барышында ул Казан шәһәре ингушларының “Магас” милли-мәдәни автономиясе вәкилләре белән очрашты. Ике як арасында Казан ингушлары автономиясенең тормышы һәм эшчәнлеге хакында фикер алышу булды. Бигерәк тә Ингушетиядән килеп Казанда белем алган студентларның югары уку йортын тәмамлаганнан соң эшкә урнаштыру мәсьәләсе каралды.
Кыргызстан Республикасының Россия Федерациясендәге илчесе Болот Отунбаев Татарстан халыклары дуслык Йортына тәүге тапкыр кидүе. Биредә аңа Татарстан халыклары Ассамблеясының һәм ТР кыргызларының “Ынтымак” милли-мәдәни автономиясенең күпьеллык эшчәнлек тәҗрибәсе турында сөйләделәр. Кунакларга шулай ук Татарстан халыклары Дуслык Йорты музее экспозициясе тәкъдим ителде.
Әзербайҗан делегациясе белән тарих фәннәре докторы, профессор, Әзербайҗан Республикасының танылган фән эшлеклесе, Милли Меджлис әгъзасы, Әзербайҗан Республикасының Фәннәр академиясе тарих институты директоры Ягуб Махмудов килгән иде. Татарстанны ТР әзербайҗаннарының “Әзербайҗан” милли-мәдәни автономиясе рәисе Субхан Ахадзаде тәкъдим итте. Очрашу барышындагы төп моментларның берсе – Әзербайҗан башкаласы Баку шәһәрендәге бер урамны татар шагыйре Габдулла Тукай исеме белән атау турындагы килешү булды.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге