(20 март 2018) Татарстан халыклары Дуслык йорты учредителе функцияләрен һәм вәкаләтләрен Татарстан Мәдәният министрлыгы башкарачак. Премьер-министр Алексей Песошин имзалаган тиешле карар Татарстан хокук мәгълүматы рәсми порталында чыкты.
Документ нигезендә, учреждениенең тибы да үзгәрәчәк — ул дәүләт учреждениесеннән дәүләт бюджет учреждениесенә күчә.
Татарстан Мәдәният министрлыгы 60 көн дәвамында учреждение уставын расларга һәм дәүләт теркәвенә әзерләргә тиеш.
Татарстан халыкларының Дуслык йорты 1999 елда Татарстан халыкларының мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча иҗтимагый милли-мәдәни оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтү максатыннан ачылды.