Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан халыклары Дуслык Йортына яңа ел әкияте килде

Татарстан халыклары Дуслык Йортына яңа ел әкияте килде

admin 21.12.2015

(21 декабрь, 2015 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында Күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары өчен яңа ел тамашасы үтте. (ФОТО)

Төрле милләт балалары тылсымлы яңа ел тамашасында катнаштылар. Тамашаның геройлары үзләре генә чыгыш ясап калмады, ә уеннарга залдагы тамашачыларны да катнаштырды.

Бөтенесе бергә алар галим Никольнең “тылсымлы суын” әзерләделәр, Убырлы карчык урлап киткән яңа ел календарьларын таптылар һәм, әлбәттә, бергәләшеп кышның төп тылсымчыларын – Кыш бабайны һәм Кар кызын каршы алдылар.

IMG_1134

Ә сез беләсезме? Кар кызы, Кыш бабайның оныгы буларак, ХХ гасырның 50 нче елларында “туган”. Аның образын нәниләр өчен яңа ел тамашаларына сценарий төзүче балалар язучылары Сергей Михалков һәм Лев Кассиль уйлап тапканнар.

Бәйрәмнең төп җыры “В лесу родилась елочка” беренче тапкыр 1903 елда “Малютка” балалар журналының яңа ел санында дөнья күргән. Әлеге санда Рәйсә Адамовна Кудашеваның “Елочка” шигыре басылган булган. Ә ике елдан соң үзешчән композитор Леонид Карлович Бекман шушы шигырьгә көй язган.

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Санкт-Петербургта “Луч – Нур” милли мәдәният йортын ачу тантанасы уздырыла
Далее: Татарстан халыклары Дуслык Йортында декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләрен тәкъдим итү һәм сату күргәзмәсе була: 23 декабрь, 09:00 дән 18:00 сәгатькә кадәр

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57