(28 сентябрь, 2015 ел) Үзбәкстанның Россия Федерациясендәге вәкиллеге ярдәме белән ТР Үзбәкләрнең милли-мәдәни автономиясе Казанда «Үзбәк халыкы мәдәнияты көннәре»н ачты. Әлеге чара кысаларында Үзбәкстан турындагы «Үзбәкстан — минем туган ягым!» («Узбекистан — Родина моя!») исемле фотокүргәзмә оештырылды. (ФОТО)Биредә составында генераль консул Каратаев Шәүкәт Нигъмәтулла улы, беренче сәркатиб — Махкамов Алишер, мәдәният бүлегенең беренче сәркатибе — Мамакутулов Дамир Эркин улы, матбугат үзәгенең беренче сәркатибе — Кәримов Обид Арип улы, сәүдә-икътисад эшләре буенча Киңәшче — Магрупов Азиз Юлдаш улы, Үзбәкстанның сәнгать музее директоры — Фәйзиева Вәсилә Салих кызы, Үзбәкстан Республикасының Мәдәният һәм спорт министры — Әхмәдов Баходир Мәдҗит улы, «Нәүрүз» ансамбле җитәкчесе, балетмейстеры Әхмәдова Зәринә Әхмәд кызы булган делегация катнашты.
«Үзбәкстан халкы мәдәнияты көннәре» дус һәм тату мөнәсәбәтләрне булдыру өчен аралашуның нинди әһәмиятле булуын күрсәтте. Бу чара үзбәк халкы мирасын популярлаштыру һәм тәҗрибә белән уртаклашу хезмәтен башкарды.
Татарстан халыклары Дуслык Йортының концертлар залында делегация әгъзалары һәм Югары уку йортлары студентлары белән очрашу булды. Биредә миграция темасына караган сорауларны тикшерделәр, Үзбәкстаннан килгән студентларның проблемалары турында сөйләштеләр һәм башкарылган эш хакында хисап тоттылар. Делегация әгъзалары әйтүенчә, мондый чаралар халыкта туган проблемаларга оператив рәвештә тәэсир итәргә ярдәм итәләр.
Русалина Гайнатулина,
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге