(11 гыйнвар, 2016 ел) 16 гыйнвар көнне Татарстан халыклары Дуслык Йортында рус милли-мәдәни берләшмәсенең “Святочные забавы” традицион чарасы үтәчәк.
Чара кысаларында рус халкы кәсепләре ярминкәсе оештырылачак. Анда теләгән һәркем рус халкының традицион кәсебе эшләнмәләренә ия була алачак. Ярминкә вакытында балалар өчен төрле уеннар узачак. 16:00 сәгатьтә концертлар залында “Коляда”, “Красная Горка”, “Оберег”, “Лад”, “Купава”, “Не любо — не слушай” кебек танылган коллективлар чыгыш ясаячак. Концерттан соң яшьләрне уен-шаяру һәм милли уен кораллары көйләрен үз эченә алган кичке чарада катнашырга чакыралар.
Теләге булган һәркем чакырулы. Керү ирекле.