Татарстан халыклары Дуслык Йорты, “Юниверсмотри” телекомпаниясе, ТР мордва милли-мәдәни автономиясе сезне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грантына төшерелгән документаль фильмнар презентациясенә чакыра.
Сезнең игътибарга тәкъдим ителәчәк фильмнар:
- “Тайны казанского золота” (Гражданнар сугышы һәм 1918-1920 елларда Россиянең алтын запасы тарихы, яңача укылыш). Режиссер – Әнвәр Габдрахманов, сценарий авторы һәм генерал Каппель ролен башкаручы – Сергей Новиков – “Комильфо” телепрограммасы авторы һәм алып баручысы, ТР мордва милли-мәдәни автономиясе рәисе.
- “История успеха. Нарисуй мечту” (чирек гасыр гомерен үзенчәлекле тарихи объектны саклау һәм төзекләндерүгә багышлаган Свияжск утрау-шәһәренең төп архитекторы Е.В. Игнатьев һәм “Детский голос” телевизион конкурсы призеры Айгөл Вәлиуллина турында). Режиссер – Әнвәр Габдрахманов, сценарий авторы – Сергей Новиков.
- “Арское кладбище. Живые истории” (Арча зиратында җирләнгән танылган кешеләр турында). Автор – Дарья Шуртакова – Идел буе федераль университетының физика институты студенты.
Фильмнарны күрсәтү Татарстан халыклары Дуслык Йортында (Павлюхина урамы, 57) 7 февраль көнне 14:00 сәгатьтә башланачак. Керү ирекле