Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан халыклары Дуслык Йортында Туган тел көненә багышланган бәйрәм концерты булачак: 18 февраль, 18:30 сәгатьтә

Татарстан халыклары Дуслык Йортында Туган тел көненә багышланган бәйрәм концерты булачак: 18 февраль, 18:30 сәгатьтә

admin 04.02.2016

(4 февраль, 2016 ел)  18 февраль көнне Татарстан халыклары Дуслык Йортында милли коллективлар катнашында Туган тел көненә багышлап “Музинтерн” концерт программасы тәкъдим ителәчәк.

Татарстан халыклары Дуслык Йортының “МираS” инструменталь ансамбле аккомпанентлыгы астында чарада “Кудерушки” славян җыры халык ансамбле, “Айбагыр” керәшен халык ансамбле, “Салам” чуаш фольклор ансамбле, “Лай Мардеж” мари фольклор ансамбле, “Сакартвело” грузин биюе ансамбле чыгыш ясаячак. Алар белән беррәттән солистлар – милли-мәдәни автономия вәкилләре катнашачак: Аршак Алтунян, Сардорбек Атаниязов, Рәфинә Ганиуллина, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнилә Хәбирова, Татарстанның атказанган артистлары Наил Сәгъдиев һәм Булат Хисмәтов. Программаның махсус кунагы – Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Филүс Каһиров.

2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, кабул ителгән “Халыкаратуган тел көне” ел саен 21 нче февраль көнне күптеллелекне  яклау йөзеннән үткәрелә.

Бәйрәм концерты 18 февраль көнне Татарстан халыклары Дуслык Йортының концертлар залында узачак. Башлана 18:30 сәгатьтә. Керү ирекле.

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: «Иң моңлы азан» конкурсы була
Далее: Тукай юбилеена багышланган чаралар старт ала

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57