(7 апрель, 2016 ел) 9 апрель көнне 15:00 сәгатьтә Татарстан халыклары Дуслык Йортының концертлар залында башкорт милли уен коралы курайга багышланган «Поет курай — душа народа» дип исемләнгән концерт булачак.
Концертта катнашачаклар:
- «Сал Урал» башкорт фольклор ансамбле (Түбән кама шәһәре);
- «Гөлназирә» башкорт фольклор ансамбле (Яр Чаллы шәһәре);
- Башкортстан Республикасыннан килгән артистлар: Артур Гайсаров — курайчы солист, кубызчы виртуоз, думбырачы, тамак төбе белән җырлау остасы, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, курайчылар, кубызчылар һәм тамак төбе белән җырлаучыларның (өзләү) төбәкара конкурслары Гран-при иясе, Уфа Дәүләт сәнгать институты башкорт музыкасы факультетының традицион башкару кафедрасы мөдире Артур Гайсәров;
- хөрмәтле кунак, Бөтендөнья башкортлар корылтаеның башкарма комитеты әгъзасы, философия фәннәре докторы, Башкорт Дәүләт университетының философия һәм социология факультеты деканы Гафур Салихов.
Керү ирекле.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге